"Татар малае, Татар кызчыгы-2024" бәйгесе
1 март көнне район мәдәният йортында Балык Бистәсе муниципаль районының балалар бакчаларында тәрбияләнүче 6-7 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында “Татар малае, Татар кызчыгы-2024” бәйгесе узды.
Бәйгене оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе муниципаль районы бүлеге, Балык Бистәсе район мәдәният йорты, Балык Бистәсе муниципаль районының мәдәният бүлеге һәм Балык Бистәсе муниципаль районының мәгариф булеге.
Катнашучылар башта үз-үзләре белән таныштырды, соңыннан аларның һәрберсе иҗади номер тәкъдим итте. Әлеге бәйге балаларда телне, татар халкының мәдәни кыйммәтен, милли узаңны үстерү максатыннан үткәрелде.
“Татар малае-2024” исеменә – “Мишутка” балалар бакчасыннан Җәләлов Айназ, ә “Татар кызчыгы-2024” исеменә “Умырзая” балалар бакчасыннан Гәлиуллина Мәйсәрә лаек булды. Башка бәйгечеләр дә шулай ук аерым номинацияләрдәге дипломнар hәм бүләкләр белән билгеләнделәр.
Балалар сәнгать мәктәбеннән “Бистә егетләре” вокал ансамбле, “Рапсодия” балалар хореография төркеме, “Рәйхан” инcтрументаль ансамбле һәм Сәидә Мәгыйзова чыгышы бәйгене тагы да ямьләндерде.